Арборская средняя школа     Арборская средняя школа     Арборская средняя школа
АСШ  Выпуск 2005     
Всего:
счетчик посещений contadores de visitas friend
посетителей видели мой сайт
Webmaster - Галиев Ильнур

Гостивая книга

История школы


Элек Арбор авылы волость үзәге булган. Аны Вятка губернасы, Малмыж өязе, Арбор волосте дип атаганнар. Волость 33 авылны берләштергән. Волостнең секретаре (писарь) булып озак вакытлар Зарипов Гариф абый эш-ләгән (укытучы Зарипов Галипша Гарифовичның әтисе). Ул чыгышы буенча Смәел авылыныкы булган, Малмыжда укыгын, русчаны бик әйбәт белгән. Гариф абый башта ярдәмче секретарь хезмәтен башкарган. Арбор халкы үзеннән куярдай кеше тапмагач аны яллап куйган. Авыл халкының надан булуы мәктәп – мәдрәсә булмаудан килә. Билгеле, авыл муллалары үз өйләрендә укытканнар.

1738 елны Арборда мәктәп – мәдрәсә төзелә. Аны Кенә авылыннан килеп, Мозаффаров дигән бай салдырган. Аның әнисе Арбор кызы булган. Соңыннан таштан салынган бу бина кибет итеп файдаланыла, ә 20 елдан сүтелә. 1898 елда Себе Усадта 8м га 8 м – лы йорт төзелеп, шунда мәктәп ачыла. Бу мәктәптә 108 бала укый, укулар 3 баскычта алып барыла. 1 баскычта 90 укучы, 2 баскычта 22 укучы, ә 3 баскычта 6 укучы белем ала башлый. Бу мәктәпләрдә Фәләхетдин, Йосыф хәлфәләр, Садыйк, Зариф, (Гәрәй мулланың әтисе) муллалар укытканнар. Морадимова Шәкүрә, Шәрәфетдинова Газизәләр дә балаларга белем биргәннәр. 1900 – 1918 еллар арасында Зарипов Гәрәй (1870 елда Арборда туган), Хәлиуллин Җәвитләр (1896 елда Арбода туган) балаларны өйләренең икенче катында укытканнар.

Совет власте үзенең урнашкан көннәрендә үк, яшь буынны тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Шул максаттан чыгып, авылда 1918 елның 1 октябрендә мәктәп ачыла.

Аның беренче укытучысы Хәлиуллин Җәвәт була. Ул авылда культура хезмәте күрсәтү буенча да бик күп эшләр башкара. Хатын – кызларны театр уйнарга беренче булып катнаштыручы да ул була.

1918 – 1923 елларда Арбор башлангыч мәктәбендә Зарипов Гәрәй, Хәлиуллин Җәвәт, Гәрәй мулланың хатыны 35 яшьлек Зарифова Зайнәп, 18 яшьлек Фаһирәләр балаларга җәдитчә белем бирәләр. Барлыгы 167 укучы булып, I класста 52 бала, II  класста 52 бала, III класста 63 бала укыган. Укыту 8м га 8 м, 8 м га 8м,  9м га 12 м лы 3 йортта алып барыла. Арбор авылында укыткан беренче хатын – кызлар Асия, Җәвәһирә, Шәкүрәләр була. 1901 елда Арча районы Казанбаш авылында туган һәм 1917 елда Казанда укытучылар курсында укыган Хәсән кызы Асия 1924 елда Арборга килә һәм Зарипов Гәрәйнең югары өендә яшьләргә һәм олыларга белем бирә. Ул китапханаче эшен дә башкарган, Асия үзе дә бик матур җырлаган. 1933 елда ул Балтачка күчеп китә.

1928 – 30 елларда мәктәп  итеп элеккеге Арбор волость конторасын файдаланалар, укыту 2 сменада алып барыла. Бу елларда Галиев Нәҗип, Мәликә, Бану, Миннегөлләр эшли.1930 елдан 1933 елга кадәр Ушладан килгән Гарифуллин Гафиулла мәктәп мөдире булып тора. Аның белән бер чорда Кенә кешесе Усманов Гомәр укыта. 1931 елда мәчет мәктәп итеп файдаланыла башлый. Укучылар 4 класска бүленеп 2 сменада укыйлар.

1905 елда Шодада туган Юнысов Идрис 1933 елда 1937 елга кадәр мәктәп мөдире булып эшли. Шушы чорда Көлтәстән килгән Хадиев Гомәр дә укыта. Юнысов Идристән соң Борнактан Гаффаров Зиннәтулла килә һәм 1941 елга кадәр мәктәп мөдире булып тора. Хатыны Гафикамал да укытучы була. 1934 елда мәктәпкә Көшкәтбаштан Шакирова Гасимә килә, башта балалар укыта, аннан соң хуҗалык мөдире булып эшләп ( барлыгы Арбор мәктәбендә 29 елдан артык эшли), 1963 елның ноябрендә пенсиягә чыга.

1918 елгы Зайцев Павел да (Доргада туган) 1936 – 1937 елларда алар белән бергә балалар укыта.

1941 нче елның җәендә Бөек Ватан сугышы башланды. Арбор авылында моңа кадәр башлангыч мәктәп кенә эшли иде. Менә шушы елның көзендә Чепья (район үзәге) РОНОсы авылда 5-6 сыйныфларны ачып җибәрде. Арбор мәктәбендә укыту өчен Түнтәр мәктәбеннән Гыйләҗев Рәкыйп, Гыйләҗев Каюм, Денисова Анастасия, Мөхәммәтшина Сәйдә, Смәел мәктәбеннән Бакирова Суфия, Гыйматдинова Мөнәвәрәләрне җибәрде.

Арборда өч мәчет бар иде. Авыл уртасындагы мәчетне мәктәп итеп 4 класс ясадылар. Башлангыч сыйныфлар шунда укыды. Укытуны 2 сменалы итеп оештырдылар. Төшкә кадәр 5-6 нчы сыйныфлар, аннан соң башлангычлар белем алды. Озакламый 7 нче сыйныфны да ачтылар. Шулай итеп, тулы булмаган урта мәктәп эшли бантлады.

Бу чорда илдә сугыш бара. Тормыш хәлләре дә көннән- көн авырлаша. Авыллардан, мәктәпләрдән ирләрне сугышка җибәрә торалар. Укытучылар җитми. Ул вакытта Чепья район үзәге иде. Районыбызда 32 мәктәп бар. РОНО да Фәйзрахманов дигән Шода кешесе мөдир булып эшли иде. Аны да сугышка алдылар. Иван Петрович Ташкин (Урта Көшкәт) исемле инспектор мөдир Вазыйфасын башкарды. Ул сугышка бармады, кулында 3 бармагы юк иде. Озакламый Казаннан Шәйхетдинова Галиябану исемле хатын-кыз килеп, мөдир булып эшли башлады. Ул мине 1942 ел башыннан Арборга укытучы итеп җибәрде. Мин, 16 яшьлек кыз, РОНО да секретарь булып эшли идем.

Арбор мәктәбендә миңа 2 нче сыйныфны укытырга бирделәр. Алар белән Таҗиева Маһинур эшли иде, аны 5,6,7 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытырга куйдылар. Рус телен укытырга Чепьядан Шестакова Лида килде.

Сугыш бара, тормыш авырая. Ул чорда хуҗалыкларда телефон да, радио да юк, авыл советында гына 1 телефон һәм радио эшли. Укытучыларны, активларны 10 өйлекләргә беркеттеләр. Без агитаторлар. Кичен радио тыңларга авыл советына җыелабыз. Аннан соң бригадага көндәлек хәбәрләрне җиткерергә чыгып китәбез. Сугыш бара, үлгән кешеләрнең яңадан — яңа хәбәрләр килә тора. Кайгының иге-чиге юк. Гаиләләре белән елыйлар, эшкә барасылары килми. Без, укытучылар, бригадаларга беркетелгән. Иртән иртүк торып, мәктәпкә барганчы, бригадир белән өй саен кереп, кешеләрне эшкә билгелибез. Аннан соң укытырга киләбез. Дәресләрдән соң балалар белән урманнанутын ташыйбыз. Аннан агитаторлык, дәрескә әзерләнү өчен төнге йокы сәгатьләре китә. Әле дәфтәрләр юк. Башлангыч сыйныфлар өчен газетаның буш урыннарына төне буе сызыклар сызабыз. Шуларга балаларны язарга өйрәтәбез. Сугыш чорының авырлыгын бөтен ил белән күтәрдек.

Хәзер инде сугыш тиз генә туктар төсле түгел. Чөнки хатын-кызларны да сугышка ала башладылар. Безнең мәктәптән Түнтәр кызы Мөхәммәтшина Сәйдә армиягә китте. Төрле авыллардан бик күп хатын-кызларны алдылар. Җәйге урак вакытлары җитте. Ул вакытта комбайннар юк, кул белән урак уралар. Халык ач. Басуга барганда өйдән таба алып баралар. Ипи булмагач, халык басуда ашлыкны уып, табада кыздырып ашый. Ач булгач, рәхәтләнеп эшли дә алмыйлар. Атлар да ашатырга булмагач күтәрәмгә калдылар. Ул вакытта колхозда эшләгәнгә акча бирү юк. Кырда ашлык уңса, хезмәт көненә колхоз ашлык өләшә иде. Чепья базарына барып, йон, май, йомырка сатып, чәй, шикәр алалар. Дәүләткә дә һәр хуҗалык бер елга 40 кг ит, 32 кг сыер мае, бәрәңге түләве түли иде. Йорт страховое, заем түләү чыкты. Бу авырлыклар бик озакка барды, сугыш беткәч тә дәвам итте. Чөнки илебезне җимерекләрдән торгызырга кирәк иде.

Ашлыкларны әрәм-шәрәм итмичә, тизрәк урып, амбарларга кертү өчен, колхозчыларга бүләк бирү кертелде. Көнгә 10 сотый җирне кул белән урып тапшырган кешегә 1 кг ипи бүләк (премия) итеп бирелә иде. Без, агитаторлар, уңган апаларының җирләрен үлчәп, амбардан ипи алып килеп өләштек. Бер көнне Бабай Гатият хатыны Гафия тәтәгә өләшкәндә ипи җитмәде. Ул өенә кайтмыйча, чәчен йолка-йолка, үкси-үкси елый. Дүрт баласы бар. «Балаларым ач утыралар өйдә»,- ди. «Иртәгә кадәр генә түз, иртүк бирербез», - дибез. Риза түгел, ипи сорап елый: «Бүген бер генә валчык та ипием булмады, ачка үләләр алар»,- ди. Шуннан амбарга кайтып, ипи алып килдек. Кайбер кешеләр 15-20 шәр сотый уралар иде. Корбангалиева Гөлҗиһан, Хәлиуллина Мәрхәбә апалар урган җирләр шулкадәр пөхтә була, 1 бөртек башак кисәге дә аунап ятмый иде. Аларга Мөхәммәтшина Мөкәр апаны да кертеп була. Чөнки алар басуда да иң күп җир уручылар булып (20-25 шәр сотый) беренчелекне алалар иде. Маллар да ач иде ул чакта. Атлар эшкә бара алмый. һәр көн иртә белән күтәреп торгызырга кирәк. Аның өчен кеше эзлиләр. 5-6 кеше арканнар белән атларны күтәреп торгызалар. Атлар эшли алмагач, хуҗалык сыерларын җигә башладылар. Хатыннар басуда тырмага сыер өстерәп җигә башладылар. Башка чара калмагач, чәчүнедә кул белән чәчтеләр. Яз көне чәчү вакытында Кәлимуллина Камәр, Мөхаммәтшина Мөкәр апалар тубал киеп (каен тузыннан ясалган чиләктән зуррак савыт) орлыкны кул белән чәчеп йөрделәр.

Балалар мәктәпкә ач киләләр. Мәктәп, колхоздан 200 га җир алып, ашлык чәчте. Басуда иген үскәч, аны кул белән урып, сложный машинада суктырдык. Әҗмән Нуриенең мунчасында (мунчасы сүндәрәле иде) киптереп, Дорга авылына алып барып тартып кайттык. Үзебез шулай тырышып әзерләгән оннан мәктәптә ашату оештырдык. Балалар мәктәпкә (көнгә бер генә ашату булса да) ашау өчен сөенеп киләләр иде. Мәчетнең 1 нче катын ашханә итеп ясадылар. Ашханәдә дәү казан утыртып, укучыларга аш пешерә башладык. Суга он туглыйбыз, бәрәңгене кабыгы белән салабыз. Бәрәңгене җиткереп булмый, укучылар куп, параллель сыйныфлар бар. Мәктәптә сыйныф бүлмәләре җитми. Китапханә һәм клуб эчендә дә 1 сыйныф укытырлык бүлмәләр ясап бирделәр.

Сугыш чоры балаларына урамда уйнаулар эләкмәде. Аларга кече яшьтән әниләре белән янәшә басып, «тормыш арбасына җигелергә» туры килде. Җәй буе ачлы — туклы колхоз басуында. Көзен, кышын дәрестән соң тагын басу — кырлар, урманнар аларны көтә иде. Ашлыкларны ургач, (мәктәп басуын укытучылар, зур сыйныф укучылары бергәләп урдылар) кырга башак җыярга чыгабыз. Дәресләр беткәч, балалар өйләреннән чиләкләр алып киләләр дә, башак җыярга китәбез. Чиләкләрне тутыргач, амбарга алып кайтып бушатабыз. Аннан соң кибән куярга йөрибез. Авылда көче булган карт-коры да көне буе колхоз кырларында эшләде. 70 яшьлек (кыска тыкрыкта яшәүче) Патый Хисамие дигән бабай укучыларны кибән куярга өйрәтергә безнең белән эшкә йөри иде.

Сугышка кадәрге һәм 1941-42 елларда авылда балалар саны күп иде, мәктәптә параллель сыйныфлар була иде.

Әле дә хәтеремдә, 1 сыйныфка 41-42 нче елларда туган 76 бала килде.. Аларны 2 параллель класска бүлеп, 1 сен Шакирова Гасимә апа, икенчесен мин алдым. Сугыш беткән генә булса да, аның газаплары һаман да дәвам итә. Ашарга җитми, өскә киемнәр юк. Кышкы суыкларда өйдә нинди чүпрәк кисәге булса, шуңа төренеп, балалар укырга килә. Кайберләренең кыяфәтләрен күреп, утырып елыйсылар килә. Пальто, итек кебек киемнәрне күреп тә булмый. Аякта иске-москы чабата, тишек оекбашлар, тула оеклар. Түбәночтан Галләмов Миңнехан (мәрхүм   инде)   башына   кияргә   булмагач,   кышын   әнисенең   иске ашъяулыгын чорнап йөрде. Мортазина Фәймәнең өстенә бернәрсә юк кияргә, өйдәге искереп беткән идән паласын бөркәнеп йөрде. Шулай тилмерсәләр дә, өшесәләр дә, дәрес калдырмыйлар иде балалар. Авыр еллар булса да, бала күңеле бала булып кала. Кечкенә чакта алар шаярырга, уйнарга, җырларга да яраталар. Башлангыч сыйныфларда әле сабыйлыклары, ихлас күңелле булулары «ярылып ята». Беренче сыйныфка килгән укучылардан нинди һөнәр белүләрен сорашам. Җыр дәресләрендә балалардан кайсысының җырлый белүен тикшерәм. Күбесе ояла, кул күтәрми. Арадан кечкенә генә, зур күзле бер малай бик кыю, тере булып чыкты. Кулын күтәрде дә:

- Апа, апа, мин җырлый беләм, җырлыйм әле, - диде. Мин рөхсәт иттем.

Балтачларның капкалары,

Зәңгәр буяу, бик матур.

Мин үзем дә шул Балтачта

Туып-үскән бер матур, -дип кычкырып җырлап җибәрде. Балалар көлеп җибәрделәр. Миңа да малайның кыюлыгы, матур тавышы бик ошады. Бик көләсем килсә дә, түздем, «укытучы» булуымны онытмаска тырыштым. Җырлаучы малай - сугышка кадәр үк гаиләсе белән Ор авылыннан күчеп килгән Гыйниятуллин Нәсих иде. Аның да әтисе сугышта үлеп калган. Сугышка кадәр Мари башындагы тегермәндә тегермәнче булып эшләгән.

Минем сыйныфта Гозәеров Габделфәрт, Вәлиуллин Вәзих, Зиннәтуллин Гыйззәтулла, Гатиятуллин Шәйдулла, Мөхәммәтшин Гарифҗан һ.б. укыды. Габделфәрт үзенең пөхтәлеге, әйберләрне кадерләп, саклап тота торган булуы белән кызлар кебек аерылып тора иде. Аның 1 сыйныфта яза башлаган каләме һәм чүпрәктән теккән каләм сөрткече ертылмыйча, пычранмыйча, югалмыйча 4 сыйныфка кадәр сакланды. Ә Шәйдулла дигән малай бик шаян бик шук иде. Көн саен дәрескә килгәндә каләме, карандашы, югалган, төшеп калган булыр иде. Ул заманда уку әсбаплары бик кадерле, юк заман. 2 нче сменада укыйбыз. Балалар зарлана: «Апа, Шәйдулланы орышыгыз әле, кич кайтканда каравыл кычкырып, ямьсез җырлап кайта». Мин Шәйдулланы алып калып, сорашам: «Нинди җыр җырлыйсың, ни өчен бик каты кычкырасың?», дим. «И, апа, караңгыда бик куркам мин, мәктәптән кайтканда, Карбанай күперенә җиткәч, бүре чыга дип, бик каты кычкырып җырлый башлыйм. Бүреләр шуннан куркып качалар»,-ди. «Бүреләрне качыра торган нинди җыр соң ул?»- дим. Ул җырлап

күрсәтә:

«Колхозлар ат симертәләр,

Тагарак кимертәләр,

Эшли алмаган карчыкларны,

Эшләтеп тилмертәләр.

Мин башка җыр белмим дә»,- дигән була.

Мөхәммәтшин Гарифҗан үзенең акыллы, тыйнак, уйчан күзләре белән хәтеремдә калган. Кечкенә вакытта ук аның күңелендә шагыйрьлек сыйфатлары салынган булган. Шигырьләрен бик яратып укыйм.

Галләмова Равилә (Хәсәнова), Фәләхова Маһидилбәр, Жәләев Ханнан, Вәлиева Миңсылу, Якупова Габделбәр, Нигмәтҗанов Мөбәрәкҗаннар иң яхшы укучылар буларак хәтеремдә саклана. Мөбәрәкҗан контроль эшне тактада язып бетерүгә чишеп куя иде. Габделбәргә дә математикадан дәрес буена мисал, мәсьәлә җиткерерлек түгел иде. Укучыларымның күбесе хәзер мәрхүм инде.

Без, укытучылар, барыбыз да дип әйтерлек яшьләр, ялгызлар. Яшьлек үзенекен итә, тормыш никадәр авыр, сугыш заманы булса да, дәртебез ташып тора. Барысына да өлгерәбез, йөгерәбез. Мәтәптә дә укытабыз, җәй буе бригадир, агитатор, кешене эшкә куабыз, басуда җир бүләбез, үлчибез, урак та урабыз, кибән дә куябыз, башак та җыябыз, кышка кергәч утын да ташыйбыз. Авыл буйлап җылы кием дә җыябыз. Бирердәй әйберләре булмаса, чабата булса да бирәләр. Кайсы кулындагы бияләен бирә, кайсы носки һ.б. төрле әйберләр. Атнага 2 тапкыр, төнге сәгать 1 ләрдә качкыннар юкмы дип йокыдан уятып, өйләрне тикшереп йөрибез. Авылның «Тирән елга» дигән урынында сугыштан качып ятучы берничә кешене тоталар. Аларның берсе Мәгъдүдә апаның ире - Сылтый (Солтан), берсе Мәрхабә апаның энесе булып чыкты. Кыяфәтләре куркыныч, кап-кара сакал баскан. Соңыннан алар сугышта үлеп бетте, бугай.

Мәктәптә эш дәвам итә. Авыл яшьләре, зур сыйныф укучылары белән концертлар оештырабыз, спектакльләр куябыз. Укучыларны пионер, комсомолга алабыз, политукулар үткәрәбез. Әти-әниләрнең кайберләре рөхсәт итми. 1943 нче елда март аенда Чепья райкомы бюросына 7 укучыны (Сабиров Мөнир, Әхмәтханова Мөнирә һ.б.) комсомолга кабул итәргә алып бардым. Ул чакта мин мәктәптә комсомол секретаре идем. Авылда сугыштан яраланып кайткан егетләр, мәктәпнең зур сыйныфта укыган укучылар белән бик күп эшләр башкардык, Әскәров Рафаэль, Әсхәдуллин Мәсхүт, Әшрәпов Мөбәрәк, Шакиров Габделбәр, Галиев Равил, Әүхадиева Халига, Шәфигалар бик актив булдылар. Шимбә көн клубка авыл яшьләре, өсләренә кияргә киемнәре булмаса да, булганын киеп (аякка чабата, ак яулык, алъяпкычлар ябып) , күңел ачарга киләләр. Яшьләр бит, күңел яшьлеккә тартыла, авыр чор, бер-береңне гаепләү юк.

Сугыш вакыты булуга карамастан, без, укытучылар, Казанда педагогия техникумында читтән торып укыдык, белемнәребезне күтәрдек. Шул ук вакытта авыл яшьләре белән бергәләп, халыкның кайгы-хәсрәтен, тормыш авырлыгын җиңеләтү өчен спектакльләр куя идек. М. Фәйзинең барлык язган пьесаларын сәхнәләштердек. Егетләр ролен бик матур җырлаучы өлкән сыйныф укучысы (7сыйныф) үсмер егет Әсхәдуллин Мәсхүт (Хәлил, Шәриф Һ.6.), Галиябану һ.б. рольләрне укытучы Гыйматдинова Мөнәвәрә (матур тавышлы) уйный иде. «Ак калфак» спектаклендә төп рольне укытучы Әминә Гатиятуллина (Миңзифа апа сеңлесе), аның иптәш кызын мин уйнадым. Концерт, спектакльләр куйганда милли киемнәрне авыл апаларыннан җыя идек. Авыл хатыннары үзләренең бирнә сандыкларында кадерләп саклаган чигүле сөлге-тастымал, эскәтер, алъяпкычларын, читек-кәвешләрен бик теләп бирәләр иде. Сугыш чорында өсләренә кияргә, балаларына ашарга булмаса да, татар хатыннары сандык төбендә кешелеккә кияр өчен берәр күлмәк, алъяпкыч, читекләрен бетермәделәр. Безнең татар халкының чисталыгы, пөхтәлеге, хәстәрле булуы, матурлыкка омтылуы милли билге булып бик борынгыдан килә бит. Хафизова Фатыйма апа (Көшкәтбаш кызы): «И, Сания, син бит минем авылдашым Фаизә кызы, шуның өчен иң кадерле әйберемне бирәм», - дип, биергә читек-кавешләрен бирер иде. Калимуллина Камәр апаның сандык төбендә сакланган чигүле алъяпкыч, күлмәк, калфагын бик күп тапкырлар алып уйнадым.

1941 нче елда Арбор кызы Таҗетдинова Маһинур мәктәп мөдире итеп билгеләнелә һәм 1 ел буе бу хезмәтне башкара.

Арбор мәктәбендә башлангыч белем генә бирелгәнлектән, җидееллык белем алу өчен балалар Түнтәр һәм Яңгул мәктәпләренә барырга мәҗбүр булалар.  1940 – 1941 нче уку елында Түнтәр җидееллык мәктәбендә Арбор авыл советыннан 60 – 70  бала укый. Әмма сугыш башлангач, өс – баш һәм ашау ризыкларына мохтаҗ булу сәбәпле, бу балаларның күпчелеге җидееллык мәктәптә укуларын өзәргә мәҗбүр булалар. Балалар белемсез калмасын өчен, 1941 елда Чепья район советы башкарма комитеты Арбор башлангыч мәктәбе базасында, Түнтәр тулы булмаган урта мәктәбе филиалы сыйфатында, җидееллык белемне Арборда бирү турында карар кабул итә. 1942 нче елның башында, филиал гына булмыйча, Арбор җидеелык мәктәбе итеп үзгәртелә. Директоры итеп 1921 елда Субаш авылынад туган һәм техникум тәмамлаган Гыйләҗев Рәкыйп билгеләнә. Завуч булып 1920 елда Доргада туган Денисова Анастасия Александровна эшли. Шул ук чорда 1922 елда Түнтәрдә туган, техникум тәмамлаган Мөхәммәтшина Сәйдә дә Арбор мәктәбенә билгеләнә. Аларның өчесен дә 1942 елның сентябрендә Түнтәр җидеелык мәктәбеннән күчерәләр.

Булатованы 1944 – 1946 елларда Чепья мәктәбенә алгач Арбор жидеелык мәктәбе директоры булып Низамов Әгъфәр (Шодада туган) эшли, аннан соң ул Смәелгә балалар йорты директоры итеп күчерелә. Аның урынына Денисова Ольганы 1946 нчы елның сентябрендә директор итеп билгелиләр.

Мәктәп урта мәчет бинасына урнаша. Өстә класслар, аста утын сарае була. Дүрт класс бүлмәсе ясалган, бер метр киңлектә зал, зал башында ике өстәл торырлык кечкенә укытучылар бүлмәсе була. Балаларны ике сменага бүлеп укыталар. Төшкә кадәр V- VIII класслар, төштән соң I – IV класслар укый. Бөтен мәктәпкә бер техничка Галиева Сабира апа була.  Ул атнага бер тапкыр җыештыра.

Колхоз ярдәм йөзеннән мәктәпкә бер бозау, бер дуңгыз, башка вак хайваннар бирә. Аларны директор торган йортның абзарына ябалар һәм хайваннарны техник хезмәткәр карый. Мәктәпнең бәрәңге бакчасы була. Шуннан алынган уңыштан, балалар өчен бер тапкыр ашау оештырыла. Мәктәпкә ягарга утын булмаганлыктан, укытучылар белән укучылар Кәтәй урманыннан кечкенә чаналар белән утын ташыйлар.

Сугыш елларында Арбор мәктәбенә Габбасова Фатыйма, рус теле укытучысы Лида, Гыйматлинова Мөнәвәрә (Смәел), Нәбиева Сания (Түнтәр, 1924 нче елгы), Бакирова Суфия (Арча педучилищесын бетергән), Таҗетдинова Сәрвәр (Арбор), Гатиятуллина Әминә (Арбор), Егорова Анна, Исхакова Фаһирәләр киләләр һәм зур тырышлык куеп балаларга белем бирәләр. 1942 – 1944 нче еллар арасында, сугышка алынган Гыйләҗев Рәкыйп урынына, Түнтәр мәктәбеннән китерелгән Гыйләҗев Каюм директор итеп билгеләнә. Аны Зария Фатыйховна алыштыра. Военрук һәм физруклар булып Рябчиков Илья ( 1918 елда Доргада туган), Нуриев (Комзаводныкы), Федоров Ильялар (Яңгырчы авылыннан) эшлиләр.

Сугыштан исән кайткан ир-егетләр дә соңрак өстәлде. (Зарипов Галипша,Әшрәпов Ногман, Әшрәпова Рауза һ.б.)

Денисованы Мөхәммәтшина Сәйдә алыштыра. 1950 нче елда түбән очның мәчетен күчереп мәктәп итеп салалар һәм аны яңа мәктәп дип атыйлар.

Авыр елларда башлангыч классларда Шәмсетдинова Хаҗәр укыта. Мөхәммәтшина Сәйдәне Түнтәр мәктәбенә күчергәч, директор булып Зарипов Галипша абый кала. Галипша Гарифович 1946 нчы елдан башлап 1975 нче елга кадәр Арбор мәктәбендә эшли. Башта директор, аннан соң укытучы була. Шушы елларда Гаффарова Бану, Гаффарова Камаллар да эшли.

1952 – 1953 нче елларда уку елында мәктәп директоры итеп Гарипов Зөфәр Харисович билгеләнә. 1953 нче елда төп мәктәп бинасы белән Мөнингәр мәчетен кушып зур мәктәп салалар һәм балалар ике сменада укыйлар.

1953 нче елда мәктәп директоры итеп Гыйлметдинов Гайнетдин Гыймалетдинович китерелә. Зөфәр Харисович шушы елдан пенсиягә чыкканчы татар теле һәм әдәбияты укыта һәм завуч булып эшли.

1959 нчы елдан ил күләмендә мәҗбүри сигезьеллык белем бирү кертелә. Бу елларда Арбор сигезьеллык мәктәбендә балаларга төпле белем бирүдә һәм коммунистик рухта тәрбияләүдә Суфия һәм Галипша, Зариповлар, Рауза һәм Ногман Ашраповлар, Сәйдә һәм Зөфәр Гариповлар, Әскарова Әминә күп көч куялар. 1961 елдан башлап 1972 елга кадәр мәктәп директоры булып Зәкиев Фаил Зәкиевич эшли. Алар белән бер чорда эшләгән география укытучысы Зәкиева Әлфинур мәктәпнең иң хөрмәтле, ә балаларың яраткан укытучысы булды. Шушы елларда типовой проект буенча кирпечтән яңа мәктәп бинасы төзелә башлый. Аның проект төзүдә һәм фундаментын салуда Зәкиев Ф.З зур өлеш кертә.

1972 елдан 1979 елга кадәр мәктәптә директор булып Фатыйхов Солтан Ибрагимович эшли. Шушы елларда яңа мәктәп бинасы төзелә. Мәктәпнең материаль – техник базасын булдыру, җиһазлау, уку кирәк яраклары, мебель алу, ярдәмче хуҗалыкны төзү өчен зур тырышлык куя. 1975- 76 нчы уку елында яңа мәктәп ачыла.

1979 – 80 нче елларда Арбор мәктәбендә директор булып Мәгъсүмҗанов Нурислам Мәгъсүмович эшли. 1980 нче елны директор Мәгъсүмҗановны райкомга инструктор итеп алгач, мәктәп директоры итеп Габдельхаев Рафил Гамилевич билгеләнә һәм 2006 елга кадәр эшли. Ә 2006 – 2007 нче уку елыннан мәктәп директоры итеп Гайфуллин Гадил Гаптрафикович билгеләнә. 1984 – 85 нче уку елында мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәпне унъеллык итеп үзгәрткәч, аның материаль техник базасын булдыру, уку кабинетларын җиһазлау, ярдәмче хуҗалык төзү буенча зур эшләр башкарылды. Берничә ел эчендә мәктәптә яңа мастерской, корал склады, тир, склад, подвал һ.б төзелде.

2002 елның җәендә мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде. Шушы чорда янкорма, җылы туалет, чишенү һәм душ бүлмәләре төзелде һәм компьютер классы булдырылды. Мәктәптә ел саен 105 тән 135 кә кадәр укучы белем ала.

Мәктәпнең материаль  - техник базасы:

Фән кабинетлары- 15, ашханә - 1, тир – 1, подвал – 1, библиотека – 1, складлар -  3, теплица – 1, спорт мәйданчыгы  - 1, чаңгы базасы – 1,1 микроавтобус,Т- 40М -1, тәҗрибә участогы 0,75 га, җир – 5га.

Мәктәпнен укыту һәм тәрбия проблемалары: «Балаларда укуга кызыксыну тәрбияләү һәм укыту тәрбия процессын тормыш таләпләре белән байләнештә алып бару. Халык педагогикасы нигезендә аңлы дисциплина булдыру һәм әхлак – эстетик тәрбия бирү».

Директор – Габдельхаев Рафиль Гамилевич, 25 ел педагогик стажлы, 1нче категорияле житәкче.

Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Гатиятуллина Финә Бакиевна, 26 ел педагогик стажлы, 1 нче категорияле җитәкче.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Фаляхов Габделбәр  Гамберович, 24 ел педагогик стажлы, 1 нче категорияле җитәкче.

Укытучылар саны – 23

Югары белемле – 15

Тәмамланмаган югары белемле – 1

Махсус урта белемле – 7

Укытучы методист – 4

Өлкән укытучы- 12

Укытучы- 7

Мәктәп 18 чыгарылыш хәзерләде, барлыгы 183 укучы тәмамлады. Шуларның икесе алтын, икесе көмеш медальгә тамамлады.

Мәктәптә үткәрелә торган традицион чаралар: «Белем» байрәме, «Көзге бал», «Аҗаган», «Бал – маскарад», «Гаилә байрәме», спорт һәм фәнни атналыклар, «Уңыш» бәйрәме, балалар сабантуе һ.б.

Мәктәптә эшләүче түгәрәкләр:

Фәнни түгәрәкләр – 5

Гомуми түгәрәкләр – 7

Спорт түгәрәкләре – 4

Район класстан тыш эшләр үзәге каршындагы

түгәрәкләр – 4

Түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә укучыларның 60% шөгыльләнә.

Hosted by uCoz